Яшел Үзән укучыларын халыкара телләр кызыксындыра

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Яшел Үзәннең өлкән сыйныф укучыларында чит телләрне өйрәнүгә кызыксыну барлыгын ачыклаган һөнәри юнәлеш тест нәтиҗәләре исәпкә алынды.  14 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге укучыларның максатчан аудиториясен Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкилләре белән очраштырды.

Яшь галим, якташыбыз Владимир Ильичев мәктәп укучылары белән үзенең һөнәри планнары һәм икътисад, мәгариф һәм фән өлкәләрендә таләп ителгән гомуми тарих, чит телләрне өйрәнү перспективалары белән уртаклашты. Очрашуда 3 нче гимназиянең халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге һөнәрләргә зур кызыксыну белдергән 21 укучысы катнашты.

Өлкән сыйныф укучыларының әлегә һөнәр сайларга вакытлары бар, ә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре өлкән сыйныф укучыларына һөнәри үсештә зур мөмкинлекләр күрү өчен аларның сәләтләрен белергә ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International