Мәскәүдә Гайдар форумы уза

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Ел башында традицион рәвештә Россия федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә ел саен төбәкләр һәм дәүләтләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясаган алдынгы казанышлары белән кешеләрне берләштерә торган Гайдар форумы уза.

Форум кысаларында пленар сессияләр һәм эксперт түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр һәм дебатлар оештырыла.

Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашында "Социаль триада: демография – мәшгульлек – керемнәр" панель дискуссиясе узды.

Дискуссия экспертлары арасында - РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Ул министрлыкның ярлылыкны ике тапкыр киметү бурычы өстендә эшләве турында сөйләде. Аны хәл итү өчен 2019 елда пилот төбәкләрдә аз керемле гаиләләрне персонификацияләнгән ачыклау буенча тәҗрибә башланачак.

Шулай ук бүген форум кысаларында "Милли максатлар һәм социаль чакырулар: төбәк аспекты" панель дискуссиясе узды. Төбәк дәрәҗәсендә милли максатларга ирешүне тәэмин итү, төбәк дәрәҗәсендә социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең актуальлеген, шулай ук социаль сәясәт – вәкаләтләр һәм финанслау чыганаклары синхронлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Гайдар форумы чараларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International