Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 23 гыйнварында Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрә. Әлеге чарада Вахитов районының биш предприятие һәм оешмасы катнашачак.

Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, наемга куелган персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Чарада шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә киләчәк.

Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ярминкәдә Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе белгечләре катнаша. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүчеләр түбәндәге сораулар буенча консультацияләр ала алачак:

- пенсия белән тәэмин итү;

- булачак пенсия формалаштыру;

- 2019 елда пенсияләрне индексацияләү;

- бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр;

- үз эшен ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләр;

- гражданнарга үзләренең формалашкан пенсия хокуклары турында реаль вакыт режимында белергә мөмкинлек бирүче "иминләштерелгән затның шәхси кабинетында" теркәлү тәртибе.

Чара 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Качалов урамы, 77 нче йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International