Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балачак еллары" программасын тормышка ашыру уңаеннан "Кыш бабай белән хушлашу" дигән социаль-мәдәни чара узды.
Әлеге чараның максаты - балаларны бәйрәмгә җәлеп итү, традицион булмаган бәйрәмнәр турында күзаллау формалаштыру, яңа елдан алган хис-кичерешләрне ныгыту.
Балалар Кыш бабай шигырьләрен уку, кыш турында җырлар башкару, әкият геройлары белән уйнау мөмкинлегенә бик шат булдылар.