Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Балалар һәм яшүсмерләр приютларында тәрбияләнүчеләр өчен даими рәвештә әхлак дәресләре оештырылып тора.
Җәмгыять үсешенең мөһим шарты - үз һәм башкаларны хөрмәт итүче гражданнарны тәрбияләү. "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль-актив шәхес формалаштыру максатыннан "Бурычсыз хокук юк"темасына дәрес үткәрелде.
Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 17 гынварда профориентация буенча дәрес оештырылды. Чара Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырыла.
Лениногорск шәһәре Мәшгульлек үзәге һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру максатыннан, 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган, хезмәт эшчәнлеген алга таба да дәвам итәргә планлаштырган хатын-кызларны дәүләт программасы буенча курслар үткәрә.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре районның Башкарма комитеты белән берлектә пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләр белән очрашуларны дәвам итә.
Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Татьяна Клянина "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы буенча дәрес үткәрде.
Актив тормыш рәвешен һәм спорт сөюче Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе "Чемпион" физкультура -сәламәтләндерү комплексына йөри.
Пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү буенча алдан чаралар күрү максатыннан, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә хезмәт куючы пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнар өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә реабилитантларга кул эшләре буенча мастер-класслар оештырыла.