Балалар һәм яшүсмерләр приютларында тәрбияләнүчеләр өчен даими рәвештә әхлак дәресләре оештырылып тора.
Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларны төрле үсемлекләр үстерергә өйрәтәләр.
Бәйрәмнәр үткәрүгә килгәндә, приютта педагоглар туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен сюрпризлар һәм бүләкләр әзерли. Әйтик, 15 гыйнварда учреждениедә Эвилина Муллахмәтова һәм Артем Лещенко туган көннәрен билгеләп үтте. Балаларга 7 яшь тулды, ә бу тиздән алар мәктәпкә барачак дигән сүз.
Тәрбиячеләр тантана сәбәпчеләре, кунаклар белән дә уеннар үткәрделәр. Балалар җырлар башкарды, табышмаклар чиште, кызыклы уеннар уйнады.
Ә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында әдәби чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә балалар 5 нче китапханәдә булды, анда алар Эдгара По иҗаты белән танышты.