Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре районның Башкарма комитеты белән берлектә пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләр белән очрашуларны дәвам итә.
Алар “Восток” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм Зәй районы үзәк хастаханәсендә эшләүчеләргә хезмәт хокуклары турында сөйләде һәм актуаль мәсьәләләр буенча консультация бирде.
Районда тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара территория комиссиясе эшли. Теге яки бу предприятиедә пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләрнең әлеге оешмада алга таба эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеген, шартларны бәяләү максатыннан, комиссия әгъзалары тарафыннан эшчеләр белән очрашулар графигы расланган.