Әлки интернат-йортында яшәүчеләр белән файдалы әңгәмә үткәрелде

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Татьяна Клянина "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы буенча дәрес үткәрде.

Бу юлы гражданнар белән телефон мошенникларының гамәлләре турында фикер алыштылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә алдакчыларның корбаны булу турында сөйләделәр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасының максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормыш иминлеген, аларның тормыш сыйфатын күтәрү, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык алымнары турында мәгълүмат бирү тора.

Учреждениедә " грипп һәм башка кискен респиратор вирус инфекцияләрен профилактикалау»темасына да фикер алыштылар. Палатная шәфкать туташы Гөлзия Сингатуллина гриппны профилактикалау һәм дәвалау чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International