Өлкәннәр сәламәт яшәү рәвеше яклы

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Актив тормыш рәвешен һәм спорт сөюче Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр  атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе "Чемпион" физкультура -сәламәтләндерү комплексына йөри.

Социаль хезмәт алучылар рәхәтләнеп өстәл теннисы уйный. Надежда Лепихинаның мастерларча уйнавы шаккатыра. Үзенә 70 яшь булуына карамастан ул менә дигән спорт формасында һәм яшь спортчыларга лаеклы көндәш булырга мөмкинлеген балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерларына үз үрнәгендә күрсәтте.

Ә кемнәр үзенең сәламәтлеген ныгытырга тели, Югары Ослан авылы ветераннары белән бергә тренажёрлар залында шөгыльләнә.

Интернат-йорт халкы фикеренчә, мондый дәресләр сәламәтлек өчен биктә файдалы.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын дәвалауда ДФКның роле" дигән темага мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны өй шартларында, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында, дәвалау күнегүләре комплексы белән таныштыру һәм белешмәләр тарату.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә нерв системасы какшау,  физик активлыкның кимүе, начар гадәтләр һәм артык авырлык йогынты ясый. Физик күнегүләр йөрәк-кан тамырлары системасын савыктыруда зур роль уйный. Шуны истә тотарга кирәк: физик күнегүләр башкарганда артык көчәнешләргә юл куймаска, темп дөрес сайларга һәм оптималь дәрәҗәне тәэмин итәргә кирәк.

Инструктор, йөрәккә дөрес режимда эшләр өчен, туп белән дәвалау физкультурасының катлаулы комплексын күрсәтте. Дәрестә 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International