"Веста" карамагындагы гаиләләр кул эшенең нечкәлекләрен өйрәнә

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә реабилитантларга кул эшләре буенча мастер-класслар оештырыла.

Үзәктәгеләр крючок белән аш-су бүлмәсендә куллану өчен кирәк-яраклар бәйләү буенча дәрес оештырды.  Үз куллары белән бәйләнгән эләктергечләр кухняда төсләр өсти һәм уңайлыклар тудыра.

Кул эшләре буенча дәресләр вакытында күпләр ләззәт ала һәм үзлегеннән оригиналь бүләк ясый ала. Бу дәрестә катнашучыларга җиләк-җимеш бәйләргә тәкъдим ителде. 

Катнашучыларның сүзләренә караганда, аларга якыннарын бәйрәмнәрдә кызыклы һәм практик эшләнмәләр белән сөендерергә күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International