Лениногорск шәһәре Мәшгульлек үзәге һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру максатыннан, 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган, хезмәт эшчәнлеген алга таба да дәвам итәргә планлаштырган хатын-кызларны дәүләт программасы буенча курслар үткәрә.
Курслар берничә белгечлек буенча үтәчәк: Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алу өлкәсендә контракт системасы (44 – ФЗ),1:С Предприятие, эш башкаручы, чәчтарашчы, маникюр ясаучы.
Укыту тәмамлангач тиешле үрнәктә таныклык тапшырыла. Тулырак мәгълүмат өчен Лениногорск мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә:Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51нче йорт. 8нче кабинет.
Телефон: (885595) 5-59-07