Агымдагы елның 15 нче гыйнварында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча үткәрелүче Бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Чирмешәннең "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Туган якны өйрәнү музеенда "Минем Туган ягым" темасына рәсем күргәзмәсе оештырды.
Мобиль бригада - Питрәч районы халкына социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле формасы. “Кайгырту” үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны ачыклый, социаль-көнкүреш, социаль-хокукый, социаль-психологик, социаль-медицина хезмәтләре, мәгълүмати-консультатив ярдәм күрсәтә.
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар әкияти экскурсиягә барды.
17 гыйнвар көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җир синең кулыңда" проектын тормышка ашыру уңаеннан экология дәресе узды.
Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән "Гарденотерапия" технологиясе буенча эшне дәвам итә.
Питрәч муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы "Кайгырту" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Земфира Гобәйдуллина Питрәч районында узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы» республика конкурсында "Минем язмышым-минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче булды.
Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәһәр учреждениеләрендә мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
Пенсионер өчен компьютер белеме - ул тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү, үзеңне заман белән бергә атлаучы итеп тою ысулы. Өлкәннәрнең компьютер каршында киеренкелекләрен һәм курку хисен бетерү бик мөһим.
"Кар" операциясе уңаеннан Апасның "Таң" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагоглары, волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче гражданнарга булышты.