"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә Эшче һөнәрләр елы уңаеннан дәрес оештырылды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 17 гынварда профориентация буенча дәрес оештырылды. Чара Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырыла.

Дәреснең максаты-эшче һөнәрләр турында күзаллауны формалаштыру һәм уңышлы һөнәри үзбилгеләнү өчен кирәкле белем алуга тотрыклы кызыксыну уяту.

Дәрес квест формасында узды, анда тернәкләнүчеләр төрле һөнәр вәкилләре белән генә танышып калмыйча, үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карады. Шулай итеп, балалар пешекче, чәчтараш, маляр, төзүче һәм башка эшләр спецификасын белде.

Дәресләрдән соң балалар алган белемнәрен "Пешекче" сюжетлы-рольле уенында ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International