Балтачның Кариле авылында яшәүче Сафина Наиләгә 5 февраль көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алсу Зиатдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.
Чепья авылында яшәүче Дәминова Әлфия 1 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Галиев, җаваплылыгы чикләнгән “Труд” җәмгыяте директоры Рашит Һадиев һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнэн Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Яңгул авылында яшәүче Гаптелбариев Гаптелбар Гаптелбари улына 2 февраль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов, район халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.