Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Сәламәт булу – димәк яшәү шәп” дип аталган социаль проект тормышка ашырыла.
Проект өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, сәламәтлекләрен ныгытуга юнәлдеререлгән.
Проектны тормышка ашыру “Гармония” үзәгендә өлкәннәр өчен спорт – сәламәтләндерү чараларын арттырырга ярдәм итәчәк. Проект ПАО “Лукойл” социаль һәм культура бәйгесендә җиңгән грант акчасы хисабына тормышка ашырыла. Проектны тормышка ашыру өчен скандинавия йөреше таяклары сатып алынды, төркем формалаштырылды.
Беренче дәрестә скандинавия йөреше буенча инструктаж үткәрелде, ничек дөрес итеп таякларны тотарга, куллар белән эшләргә күрсәтелде. Чара саф һавада Буа шәһәренең Яшьләр паркында узды.
Скандинавия йөрешен үзләштерү һәр атнаның сишәмбе көнендә 10.00 сәгатьтә Яшьләр паркында оештыралачак.