2019 ел - Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Театр - ул беренче чиратта кешенең рухи дөньясын баета торган, үз милли телен саклауга юнәлдергән сәнгать.
Театр елы кысаларында, «Наз» Хәйрия фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына 12 билет бирелде.
Бер генә тамашачы да, бер сулышта узган җиңел, игелекле, мәзәк һәм дулкынландыргыч вакыйгаларга битараф калмады. Хәйрия фондына шушы чарада катнашу мөмкинлеге биргән очен зур рәхмәтебезне белдерәбез.