4 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучы Анна Прокопьевна Голенкова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны социаль хезмәткәр Ләйлә Миңнуллина котлады.
Олы яшьтә булуга карамастан, Анна Прокопьевна актив хезмәт һәм хәрәкәт, кешеләр белән аралашу ярата. Кунакларны ул үз йорты бусагасында бик шатланып каршы алды.