Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында 29 гыйнвар көнне "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта "Һөнәрләр дөньясында...” дигән төркемле дәрес үткәрде.
Максат: балаларга һөнәрләр турында күзаллау бирү; һөнәрләр дөньясы турында белемнәрне киңәйтү, мөстәкыйль һәм төркемдә эшли белүне үстерү.
Дәрес башында белгеч балаларны һөнәрләр дөньясына сәяхәткә чакырды, чөнки аларга киләчәктә олы дөньяга чумасы һәм анда үз урынын сайларга туры киләчәк. Ә һөнәрне сайлап алу өчен кешенең нинди булуы, нәкъ менә шушы һөнәр белән шөгыльләнә алу-алмавын һәм моның өчен нинди сыйфатларны белергә кирәк икәнлеген аңларга кирәк. Балалар башта белгән һөнәрләре турында сөйләделәр һәм искә төшерделәр. Аннан соң катнашучыларга трамвайның бер эш көне турында бары тик гамәлдә булуын гына кулланып сөйләү тәкъдим ителде.