Өлкәннәр турында кайгырту – һәркемнең бурычы. Өлкән буын кешеләренә, аларның яшьләре, төшенкелек өчен сәбәп булырга тиеш түгел, ә тормыш көчләре озакка җитәргә тиеш. Хәзерге вакытта өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән эшләүнең бик күп төрле эш формалары бар, энергияле тормыш ритмында алар югалып кына калмасыннар, бәлки анда ныгый алсыннар.
Өлкән кешеләрнең үз тормыш байлыгыннан файдалану социаль ярдәмнең перспективалы ысулларының берсе булып тора, алар арасында истәлекләр дә зур әһәмияткә ия. Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге учреждениесендә 2018нче елда "Хатирәләр терапиясе” эшләнде һәм гамәлгә кертелде. Бу өлкән яшьтәге кешеләр белән үз тормышларының әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирүче социаль эш ысулы.
Кеше шәхси әңгәмәдә яки төркемдә тормыш вакыйгаларын искә төшерә һәм тасвирлый. Үткәннәр турында хатирәләр – үзенең балачагы, укуы, яраткан дәресләре һәм педагоглары, хезмәт еллары - өлкәннәргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләргә, тормыш дәверендә тупланган белем багажларын аңларга мөмкинлек бирә.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре “Хәтер сәхифәләрен актарып” дигән темага дәресләр үткәрделәр. Дәресләрдә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең балачагы һәм яшьлек еллары турында,алар нәрсә белән шөгелләнгәннәре һәм нинди уеннар уйнарга яратканнары, аларның тормышында нинди кызыклы әйберләр булганы турында бик теләп сөйләделәр. Кемгәдер – бу күңелле истәлекләр,алар яхшы һәм тыныч яшәгәннәр,ә кемгәдер-бу авыр истәлекләр,чөнки сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда яшәгәннәр.
Болар барысы да өлкәннәрнең җайлашуына яшьләре буенча аларның тормыш шартлары үзгәрүенә уңай йогынты ясый, шулай ук социаль хезмәткәргә хезмәт күрсәтүче гражданнарның реаль ихтыяҗларын күрергә ярдәм итә.