"Наз" приюты волонтерлары ялгыз пенсионерларга ярдәм итә

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында "Чишмә" волонтерлар отряды бар.

Отрядның максаты-пенсионерларга , инвалидларга йорт яннарындагы  чүп-чарны , кар чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү , өлкән яшьтәге кешеләргә, истәлекле даталарда социаль акцияләр үткәрү, Красный Бор авылының "Теремок" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен курчак тамашалары оештырудан чагыла.

5нче февраль көнне приют карамагындагы балалар "Ярдәм якында" акциясе үткәрделәр : юлларны, ишегалларны кардан чистарттылар, авылның ялгыз яшәүчеләренең капка янында карларын  чистарттылар. Рәхмәт сүзләре һәм уңышлар теләп, җылы караш-хезмәт өчен лаеклы бүләкләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International