Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында берничә ел дәвамында интернат-йорт базасында эшчәнлек алып барган волонтерлык берләшмәләрен бүләкләү тантанасы булды.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр футбол буенча иптәшләрчә очрашуда катнаштылар. Аларның көндәшләре 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр булды.
Шушы көннәрдә Казанда «ЛУЧ. Сизә белгән кешеләр» халыкара интеграль иҗат фестиваленең гала-концерты узды.
5 декабрьдә Минзәләдә футбол манежында Халыкара инвалидлар көненә багышланган спорт чарасы узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды. Чара бәйрәм рухы тудыруга, җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
3 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Йөрәкне җылытабыз» акциясе узды. Инвалидлар декадасы кысаларында тәрбияче Венера Халикова һәм балалар мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган гаиләләрдә булдылар. Балалар аларга җылы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар.
5 декабрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин инвалидларның һәм инвалид балаларның ата-аналары белән очрашты. Очрашу Казанда «Игелекле Казан» АКБО мәйданчыгында узды.
Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар һәм «Волонтер» хәрәкәте волонтерлары белән берлектә Халыкара иреклеләр көненә багышланган чара оештырдылар. Очрашуларның кураторлары гамәлдәге волонтерлар булды.
5 декабрьдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы филармониясе артистлары Яхин Нурислам һәм Миләүшә Фазылҗанова «Музыка канатларында» дигән концерт белән чыгыш ясадылар. Чара Иреклеләр көненә багышланган иде.