3 апрельдә Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә VI Бөтенроссия актив озын гомерлелекнең иң яхшы тәҗрибәләрен сайлап алуга йомгак ясалды. 2025 елда конкурска 81 төбәктән барлыгы 1300 гариза килгән.
Иң яхшы практикаларны биш номинациядә билгеләделәр. Сайлап алу финалына шулай ук Татарстан Республикасы чыкты.
«Финалга чыгучылар арасында иң актив төбәкләрне аерып күрсәтергә мөмкин. 100 иң яхшы практиканың җидесе Красноярск краеннан. алтышар эш – Санкт-Петербург һәм Белгород өлкәләреннән, дүртәр практика – Владимир һәм Ярославль өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Мәскәүдән. Быел без аерым проектларга гына түгел, актив озын гомерлелек инфраструктурасын булдыруга һәм үстерүгә дә басым ясадык», – диде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова сүзләренчә, өлкән буынга игътибар – дәүләт сәясәтенең өстенлеге: «Актив озын гомерлелк программаларын үстерү – Россия Президенты инициативасы буенча старт алган «Гаилә» илкүләм проектының бер өлеше. Мондый программалар бүген илнең барлык 89 төбәгендә дә гамәлгә ашырыла. Иң яхшы төбәк тәҗрибәләре конкурсы тәҗрибә уртаклашу һәм өлкән буынның үз-үзен тормышка ашыруының яңа формаларын эзләү өчен мөһим мәйданчык булды».
Җиңүче проектларның тулы исемлеген 2026 елның маенда «Актив озын гомерлелек» җыентыгында бастырачаклар.