Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр гыйбадәтханәдә булдылар.
Чиркәүгә баруга балаларны алдан әзерли башладылар. Гыйбадәтханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның җитәкчеләре балаларга «Ак чәчәк» акциясе тарихын сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. Рухани Вячеслав атакай балаларга Библия вакыйгалары һәм бәйрәм итү традицияләре турында сөйләде. Балалар дин әһеленә сораулар бирә алдылар.
Чиркәүгә бару тәрбияләнүчеләр өчен чын бүләк булды. Алар тантанада катнашуга бик җитди һәм җаваплы карадылар. Мондый чаралар балаларда әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга ярдәм итә.