Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре спорт комплексы директоры Зөлфия Шәрәпова белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен гаилә эстафетасы үткәрделәр. Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
Эстафета балаларны һәм ата-аналарны берләштереп, күңелле үтте. Командалар җитезлек, көч һәм тизлектә ярышты. Шулай ук «Форпост» район үзәге хезмәткәрләре яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
Мондый гаилә активлыгы балаларда һәм яшүсмерләрдә сәламәт гадәтләр формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Бергәләп спорт белән шөгыльләнү буыннар арасындагы эмоциональ бәйләнешне ныгыта, үзара аңлашуны һәм ихтирамны үстерүгә ярдәм итә.