Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән даими рәвештә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.
Яз җитү белән өлкәннәр җиргә тартылалар һәм «Үсемлекләр терапиясе» технологиясе буенча дәресләрдә рәхәтләнеп катнашалар. Бу терапия өлкән яшьтәгеләрнең психик һәм физик халәтен яхшырту өчен үсемлекләрдән файдалануга нигезләнгән экотерапиянең бер өлеше булып тора. Методика кешеләрнең тәненә, акылына һәм күңеленә йогынты ясый, шуңа күрә үз-үзләрен тотышны һәм эмоциональ тайпылышларны төзәтергә мөмкинлек бирә.