Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара кошлар көнендә экология, мәгариф һәм сәламәтлекне берләштерделәр.
Көннең беренче яртысында тәрбияче Рания Мулланурова кошлар сурәтләрен буяу дәресе үткәрде. Буяу – өлкән яшьтәге кешеләр өчен файдалы ял итүнең бик яхшы варианты, ул стрессны киметергә ярдәм итә, когнитив функцияләрне стимуллаштыра, вак моториканы үстерә һәм эстетик ләззәт китерә.
Төшке аштан соң Александровский паркында физик активлыкны, табигать белән танышуны һәм экологик агартуны берләштергән экологик сәфәр узды. Парк сукмаклары буйлап ашыкмыйча гына йөргәндә, безнең якның кошлары турында сөйләштеләр, кошлар белән бәйле кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар.
Мондый акцияләр – кошларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, саф һавада дуслар белән аралашудан ләззәт алу өчен менә дигән мөмкинлек.