Түбән Кама районы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина "Минем уенчыкларым" дигән темага дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмщт алучы 10 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Дәрес башында педагог һәм ата-аналар балалар тормышында уенчыкларның әһәмияте турында сөйләштеләр. Белгечләр сүзләренә караганда, уенчык бала өчен уен предметы гына түгел, ә баланың психик үсешенең мөһим чарасы да булып тора. Педагог ассызыклап үткәнчә, бала өчен уенчыклар саны түгел, ә аларның күптөрлелеге мөһим.
Чара "Лекотока" кабинетында узды, анда төрле уенчыклар күп. Дәреснең төп өлеше сабыйларның һәм әниләрнең уртак конструктив хезмәттәшлеге өчен бирелде.
Дәрес ахырында педагог әниләргә балаларның үсешендә уенчыклар роле зур булуын, әмма сабый өчен якын кешеләрнең игътибары күпкә мөһимрәк икәнен дә аңлатты.