Арчаның "Мәрхәмәтлек үзәге"ндә уку күнекмәләре үткәрелде

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Янгынга каршы профилактика чаралары, хезмәткәрләрнең янгын вакытында үз-үзләрен тотышын тикшерү максатында Арчаның Яңа Кенәр авылы янгынга каршы сак хезмәте бүлеге башлыгы Х.Ахметов, янгынга каршы сак инженеры Р.Гарифуллина катнашында “Мәрхәмәтлелек үзәге” тернәкләнү үтү бүлегендә өйрәнүләр булып узды.

Бу өйрәнүләрдә 27 тернәкләнү үтүче һәм 4 хезмәткәр катнашты. Өйрәнүләргә кадәр тернәкләнү курсы узучылар һәм хезмәткәрләр белән инструктаж  үткәрелде, беренчел янгын сүндерү чаралары, аларны куллану практик рәвештә күрсәтелде.

Шартлы янгын аш әзерләү бүлегендә иртәнге 5 сәгать 45 минутта чыкты. Тернәкләнү үтүчеләр куркынычсыз җиргә күчерелде. Янгынга каршы сак хезмәте бүлеге ярдәмендә шартлы янгын сүндерелде.   Соңыннан  өйрәнүләргә анализ үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International