Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Метроэлектротранс" МУП хезмәткәрләренә укуларында уңышлар һәм һөнәри казанышлар теләде. 27 февральдә Татарстанда пенсия яше алдындагы гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру проекты старт алды.
Махсус программа РФ Хөкүмәте карары белән расланган. Шулай ук үз эченә 118 өстенлекле һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге буенча укытуны формалаштырган.
Программаның максаты - пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирүне, хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итә торган белемнәрне һәм күнекмәләрен үстерү өчен өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру, эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү.
2019 елда Татарстан Республикасында 2027 пенсия алды яшендәге гражданны укыту планлаштырыла. Февраль башына 1727 хезмәткәр белем алуга әзерлек турында 77 предприятие хәбәр иткән инде. Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укытуга иң зур ихтыяҗ "КАМАЗ" ГАҖ, "Метроэлектротранс" МУП, Торак-коммуналь өлкәне оештыру "Водоканал" МУП (Казан шәһәре) һәм "Әлмәт-Водоканал" АҖ, "Казан" халыкара аэропорты ААҖ һәм Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы кебек предприятиеләр тарафыннан белдерелгән.
Бүген парталар артына "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесенең пенсия яше алды хезмәткәрләре утырды. Укулар 2019 елның 19 июленә кадәр дәвам итәчәк. Аны тәмамлаганнан соң предприятие хезмәткәрләре тиешле таныклык алачак.