"Теплый дом" приютында гаилә кыйммәтләре формалаштыралар

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

26 февральдә Чүпрәле муниципаль районының "Теплый дом" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле дәрес узды.

Дәресне Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үткәрде.

Чарада Буа районының "Теплый дом" социаль приютында тәрбияләнүче ата-аналар катнашты. Аларга уеннар, конкурслар, җырлар аша гаилә мөнәсәбәтләре булдыру мөмкинлеге турында бәян иттеләр.

Соңыннан приют хезмәткәрләре ата-аналарны учреждениедә балаларның уңайлы яшәү шартлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International