Биектау районы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечеләре "Терроризм һәм экстремизм” һәм 2017-2020 елларда балигъ булмаганнар өчен хокук бозучылар санын киметүгә юнәлдерелгән программа кысаларында “Үз-үзеңә ышан” клубы әгъзаләре белән “Читкә тайпылмас өчен нишләргә?" темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Әлеге чарада 6 балигъ булмаган хокук бозучы катнашты. Чара барышында балигъ булмаганнарга хокук бозган өчен җаваплылык һәм кабат хокук бозуларны булдырмау турында сөйләделәр. Яшьләр белән кызыклы әңгәмә-фикер алышу оештырылды.