25 февральдә Яшел Үзән муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр "Гнёздышко" социаль приютыда һөнәри юнәлеш буенча чираттагы чара узды.
Әлеге чарада "Гнёздышко" социаль приюты тәрбияләнүчеләре тимер юл һәм тимер юл транспорты белән бәйле һөнәрләр белән танышты. Мәшгульлек үзәге профконсультанты “Электр поезды йөртүчесе” һөнәре үзенчәлекләре, һөнәрнең барлыкка килү тарихы, йөртүче эшенең эчтәлеге, әлеге һөнәрне сайлаган кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында сөйләде.
Профконсультант әлеге һөнәр буенча белем алырга мөмкин булган урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары турында мәгълүмат җиткерде. Яшүсмерләр кызыксыну белдерде, сораулар бирде бик теләп викторинада катнашты.