“Исток-Башлангыч "  үзәгендә "Театр сандыгы" проектын тормышка ашырыла

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

"Театр сандыгы" мобиль театр студиясе проектын тормышка ашыру буенча чираттагы чара  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе катнашында узды.

Әлеге проект өлкән яшьтәге гражданнарны мәдәни-ял эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бер яктан, бу актив тормыш позициясе булган "Көмеш яшь" волонтерлар – театр студиясендә катнашучылар, икенче яктан хәрәкәт итү чикләнгән социаль хезмәтләр алучылар.

Н.Гогольның “Раштуа алдыннан төн”,  “Диканьки янындагы хуторда кичәләр” повестьларе  буенча куйган спектакль   өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучы ике кешегә тәкъдим ителгән иде. Чыгыш дустанә очрашу атмосферада узды. Тамашачылар актерларга күңелле булулары өчен рәхмәт белдерде. 

Икенче этапта - ”Озын гомер " сәхнәсендә социаль хезмәт алучылар өчен чыгыш ясалды. Профессиональ артистлар булмаса да, актерлар озак алкышларга лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International