Зәйнең "Шатлык" үзәге белгечләре халык һәм оешмалар белән мәгълүмати очрашулар үткәрә

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, стандартлары турында мәгълүмат бирү максатыннан Зәйнең ”Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими рәвештә шәһәр, район оешмалары хезмәткәрләре һәм халык белән мәгълүмати очрашулар уздырып тора.

Шундый очрашу 4 мартта  Зәй почта бүлегендә оештырылды. Чөнки почта хезмәткәрләре  районда яшәүче өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән даими элемтәдә тора.

Очрашуда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Л.Плешкова өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары һәм тәртибе турында тулы мәгълүмат бирде. Моннан тыш, бүлек эшчәнлеге турында буклетлар һәм оешманың контакт мәгълүматлары белән визиткалар тапшырылды.

Хәзер пенсия таратучы хат ташучылар, өлкән яшьтәге ялгыз яки ялгыз яшәүче кешенең социаль хезмәтләргә мохтаҗ булуын күреп, социаль хезмәтләр турында һәм “Шатлык” үзәгенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында аңлата ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International