Янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, Югары Ослан районында тиешле чаралар күрелә.
Дәүләтнең янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, социаль орган һәм газ хезмәте хезмәткәрләре социаль яктан куркыныч хәлдә яшәүче гаиләләрнең һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүчеләр карамагындагы гражданнарның өйләренә барып, газ плитәләренең һәм мичләренең төзеклеген, эшкә яраклылыгын тикшереп йөри.
Көнкүрештә газ куллану, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлаталар.
Тикшерү барышында йортлардагы газ һәм мич җайланмаларының техник торышына аерым игътибар бирәләр. Җитешсезлекләр ачыкланса, аны вакытында төзәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күрәләр.
“Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар - янгын мәкерлегеннән иң якланмаган кешеләр. Өлкәннәр янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен еш кына оныта, ә кайвакыт саксызлык күрсәтә”, -ди “Өмет утравы” комплекслы үзәге белгечләре.