Лениногорскның мәшгульлек үзәге белгечләре “РУМ” укыту үзәге психологлары белән берлектә шәһәрнең 12нче лицей укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча чара уздырды. Чараның максаты – киләчәккә һөнәр сайлау өчен ярдәм итү иде.
8-11нче сыйныф укучылары һөнәр сайлау стратегиясе турында, һөнәри яктан үз билгеләү принциплары, классификация буенча һөнәрләр төре турында белде.
Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт базарында сорала торган һөнәрләр турында сөйләде, шулай ук киләчәк һөнәрләр хакында мәгълүмат бирде.
Дж.Голланд методикасы буенча һөнәри билгеләнеш буенча 234 укучы һөнәри тест узды.