Буа районының "Гармония" үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 2 нче социаль участокта "Терроризм-җәмгыятькә янау" темасына төркемле дәрес уздырды.
Чараның төп максаты яшүсмерләрне теракт һәм тоткынга элләккән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру иде. Балалар дискуссияләрдә актив катнашты һәм әңгәмә барышында үз фикерләрен белдерделәр, рольле уеннар уйнадылар.
Соңыннан чарада катнашучыларга "Экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре", дигән белешмәлекләр таратылды.