Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы уңаеннан чираттагы чара узды. Интернат-йорт белгечләре биредә яшәүчеләргә имин тормыш итү чаралары турында сөйләде.
Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча җаваплы белгеч Юлия Иванова яшәүче кешеләр өчен терроризмга каршы куркынычсызлыкның төп чаралары турында әңгәмә үткәрде. Аннары интернат-йорт вәкилләре игътибарына террорчылыкка каршы куркынычсызлык турында документаль фильм тәкъдим иттте.
Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды. Әңгәмә барышында яшәүчеләр белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләр турында сөйләштеләр, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр.
Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында терроризм һәм экстремистлык идеологиясенә каршы көрәшкә юнәлдерелгән берничә чара үтте. Социаль хезмәт алучылар "Терроризм-җәмгыятькә янау " дигән лекция тыңлады, "Террорчылык куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" фильмын карадылар. Шулай ук яшәүче кешеләр белән стандарт булмаган хәлләр һәм гамәлләр алгоритмы туганда саклык чаралары турында да фикер алыштылар.
Интернат-йортта яшәүчеләрнең игътибарын террорчылык һәм экстремистлык идеологиясенә каршы тору мәсьәләсенә җәлеп итү өчен террорлык акты янганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлек-листовкалар чыгарырга һәм әлеге белешмәлекләрне шәһәр урамнарында таратырга карар ителде. Интернат-йорт карамагындагылар шәһәрнең иң җанлы урамнарына чыкты һәм үтеп баручыларга белешмәлекләр белән танышырга тәкъдим иттеләр.
Ә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр "Телефон терроризмы", "Террорның милләте юк", "Террорга каршы бергә" дигән тематик видеороликлар карадылар. Шулай ук социаль эш буенча белгеч биредә яшәүчеләр белән учреждениедә террорчылык актларын кисәтү буенча белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү буенча әңгәмә уздырды.
Чистай психоневрология интернатында да террорчылыкка каршы көрәшкә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә учреждение хезмәткәрләре белән әңгәмә, инструктажлар үткәрелде.