Республикада янгын очраклары ешаю сәбәпле Буа муниципаль районында социаль хезмәт алучыларның газ һәм мич җиһазларының торышын тикшерү буенча эшче төркем төзелде.
Анда Дәүләт янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, газ һәм электр челтәрләре хезмәткәрләре керә.
1 марттан 6 мартка кадәр расланган график буенча социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы гражданнар йорт хуҗалыкларына чыгалар.
Тикшерү барышында комиссия газ һәм мич җиһазларының техник торышына, техник хезмәт күрсәтү вакытына, янгын белдерү сигналлары булуга игътибар итә. Җитешсезлекләрне ачыклаганда идарәче компанияләр һәм газ хезмәтләре адресына мөрәҗәгатьләр төзелә.
Шулай ук гражданнар белән газ һәм электр җиһазларын дөрес куллану буенча аңлату эшләре алып барыла, аларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмати белешмәлекләр тапшырыла.
Шушы көннәрдә Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да профилактик чара оештырылды. Учреждениедә объектта шартлы янгынны сүндерү һәм эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән "Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү"дигән темага әңгәмә үткәрелде.