Менделеевскта вакансияләр ярминкәсе 20 мартта узачак

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 20 март көнне вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Анда "Кама-Сакс" ПП ҖЧҖ, Л.Карпов исемендәге Химзавод һ.б. катнаша. 

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр "Юность" район мәдәният йорты бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, 1 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International