20–23 мартта Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге югары сыйныф һәм чыгарылыш класс укучылары өчен вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрә. Чара ел саен уздырыла торган “Белем. Карьера” акциясе кысаларында уза.
Ярминкә Бөгелмә төзелеш-техник көллият, Бөгелмә аграр көллияте, Бөгелмә һөнәри-педагогик көллият һәм Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы базасында оештырыла.
9нчы чыгарылыш сыйныф укучылары чарада катнашырга чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 4-47-07.