Безнең җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмияткә ия бурычларның берсе - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне киметү юлларын эзләү һәм профилактика нәтиҗәлелеген арттыру.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Югары Ослан муниципаль районының Печище авылы мәдәният йорты коллективы белән берлектә “Исәнме, яз!” дип аталган спорт уеннары оештырды. Аның максаты - балигъ булмаганнарның буш вакытын, ялын оештыру, саф һавада спорт ярышлары үткәреп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, күмәклек, дуслык һәм бердәмлек хисләрен үстерү.
Әлеге чарага социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм социаль хезмәт алучылар чакырылган иде. Алар кызыклы конкурсларда, спорт эстафетасында актив катнашты, табышмаклар чиште, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Балалар, бик күп уңай хисләргә баеп, бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.