11 мартта Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә социаль педагог Гөлнара Пряничникова "Мафия" күңел ачу агентлыгы белән берлектә "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дигән темага рәсем конкурсына йомгак ясады.
Үзләренең иҗади эшләрен 18 балигъ булмаган бала тәкъдим итте. Һәр рәсем үзенең матурлыгы һәм үзенчәлекле булуы белән шаккатырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде.