Югары Осланда социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына контроль үткәрелде

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Югары Ослан муниципаль  районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан  март аенда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты тикшерелде.

Социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, 102 өлкән яшьтәге граждан һәм социаль хезмәт күрсәтү карамагында булган инвалидлар белән очрашулар узды.

Тикшерү барышында социаль хезмәткәрләрнең көндәлекләре һәм графиклары тикшерелде. Социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү анкетасын тутырырга тәкъдим ителде. Өлкән яшьтәге гражданнар арасында янгын куркынычсызлыгы  чаралары буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International