"Гармония" үзәге белгечләре яшүсмерләр өчен профилактик чара оештырды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре терроризмны һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән  чара уздырды.

Белгечләр "Терроризм-җәмгыятькә янау" темасына мини-лекция белән чыгыш ясады, аннары балаларга "Бесланда һәлак булучыларны искә алу" дигән видеоролик күрсәтелде. Яшүсмерләр дискуссиядә актив катнашты, рольле уеннар башкардылар.

Соңыннан барлык балаларга террористик янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International