1 нче апрель көнне Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Наз" социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Хезмәт сөюче” программасы нигезендә рольле уен оештырдылар.
Балалар “Чәчтараш”, “Шифаханә”, “Әниле һәм кызлы” уеннарын башкардылар. Тәрбияләнүче балалалр: табиб, сатучы, әни, чәчтараш рольләрендә үзләрен күрсәтергә бик ярата. Менә шулай балаларда алга китеш, үсеш барлыкка килә һәм бу үсеш нәкъ шушы рольле уенда чагыла.
Әгәр бала берәр нәрсәне дөрес башкармаса, тәрбияче аны төзәтә, үз-үзен тотарга, ягымлы, яхшы булырга өйрәтә, һөнәр сайлауда туры юл күрсәтә. Бу роьле уенда 7 тәрбияләнүче бала катнашты: алар ашарга әзерләде, шифаханәгә күренергә барды, чәчтарашта үзләренә причёскалар ясадылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге чорда рольле уен уйнау - баланы хәрәкәтләндерүче төп эшчәнлек булып тора. Чыннанда төп күнегүне балалар тормыш-көнкүреш юнәлешедә чыныгып ала: гаиләле, чәчтараш, шифаханә һәм башка рольгә кереп уйнау баланы тормыш өчен кирәкле осталыкны булдыру күнегүләрен тудырырга ярдәм итә.