Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаенан Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Безнең тормышта эшче һөнәрләр" чарасы үткәрде.
Чарада 12 кеше катнашты. Аларга Түбән Кама хезмәт базары турында тулы мәгълүмат бирелде.
Яшүсмерләр "Эшче һөнәрләр" һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр тамашачылары булды. Аларга һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрелде. Чараның һәр катнашучысы "Һөнәр сайлау стратегиясе", "Түбән Камада карьера маршрутлары" брошюралары, кирәкле һөнәрләр буенча навигатор һәм татлы бүләк алды.