Ата-аналарның эчке халәтен яхшыртырга арт-терапия ярдәм итә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Балалар һәм аларның ата-аналарына психологик-педагогик тернәкләндерү компонентларының берсе арт-терапия уңышлы кулланыла.

Мондый методика стресс, депрессия, психоэмоциональ киеренкелектә булган вакытта тискәре хисләрдән дөрес арыну мөмкинлеге бирә. Арт-терапия күрү образлары ярдәмендә танылмаган эчке конфликтларны һәм кичерешләрне чагылдырырга мөмкинлек бирә.

Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле бала һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагыларның әти-әниләре рәсем ясау буенча мастер-класста катнашты. Алар үзләрендә яңа мөмкинлекләр ачты. Бу эш ысулы үз-үзеңне бәяләү, хис-тойгыларын аңлау сәләтен арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International