1 нче апрельдə Спас социаль яклау үзəге директоры С.Гыйбадуллина Ватан сугышы ветераны (тыл хезмəткəре) Рəфидə Нургалиева 90 яшьлеге белəн котлады.
Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һəм продуктлар җыелмасы бүлəк итте. Интернат-йорт хезмəткəрлəре ветеранны игътибар һəм назга күмде, чөнки Рəфидə Нургалиевнаның күптəн инде туганнары да, якыннары да юк. Картлар һәм инвалидлар йортында юбиляр үзен бик яхшы хис итә.