Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай"” үзәгендә 1 апрельдә җыр укытучысы Н.Городилова, тәрбияче Г.Гыйләҗетдинова белән Көлке көненә багышланган күңелле уеннар оештырды.
Әлеге чарада 32 инвалид бала һәм 12 ата-ана катнашты. Балалар янына кунакка клоуннар Смешинка һәм Клепа килде. Алар белән бергә балалар яз һәм әниләр турында җырлар башкарды, музыка уен кораллары уйнадылар. Чара бик күңелле узды.